news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында яңа имам-мөхтәсиб сайланган

Әлеге чарадан соң район имамнары корбан ашына җыелган, анда район башлыгы Вячеслав Козлов та катнашкан

 (Казан, 7 октябрь. “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Яңа Чишмә районында имамнарның чираттагы җыелышында катнашкан.

Җыелыш үзәк мәчеттә уздырылган һәм анда районның яңа имам-мөхтәсибе сайланган. Бу вазыйфаны хәзер Илгиз хәзрәт Әшрәпов башкарачак, диелә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлеге чарадан соң район имамнары корбан ашына җыелган, анда район башлыгы Вячеслав Козлов та катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot