news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында узган киңәшмәдә агымдагы елның алты аена йомгак ясадылар

Көн үзәгенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Яңа Чишмә районында узган киңәшмәдә агымдагы елның алты аена йомгак ясадылар

(Яңа Чишмә, 28 июль, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районында авыл җирлекләре башкарма комитетларының һәм районның бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның алты аена йомгак ясалды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район халкы тарафыннан социаль челтәрләрдә нинди мәсьәләләр һәм проблемалар күтәрелүе турында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Мартышова сөйләде. Төп мәсьәләләр, нигездә, чүп чыгару, урамнарда яктырткычлар булмау, су белән тәэмин итү һ. б. проблемалар турында.

Әлеге сорауларга авыл җирлеге башкарма комитетлары һәм тиешле хезмәтләр тарафыннан оператив җавап бирү кирәклеге турында билгеләп үтелде.

Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова агымдагы елда җыелган үзара салым акчаларыннан файдалану турында җентекләп сөйләде. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, авыл җирлеге башкарма комитетларына, җәйге вакытта билгеләнгән эш күләмен үтәү өчен, акчаларны куллануга документлар рәсмиләштерү мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итәргә кирәк.

Алга таба киңәшмәдә Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның беренче яртыеллыкта район бюджетының үтәлеше турында мәгълүматы тыңланды, ә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова муниципаль милекне сату, исәптән төшерү һәм баланска кую турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмә ахырында гаилә һәм мини-фермалар төзү, җирләрне рәсмиләштерүдә һәм башка документлар буенча АҖ башкарма комитетлары һәм районның тиешле хезмәтләре тарафыннан аларга ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100