news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләрен төгәллиләр

Кырларда көн саен утыздан артык куәтле тракторлар эшли һәм 700 гектардан артык сөрелә.

Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләрен төгәллиләр
Леонид Богомолов

(Яңа Чишмә, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районы буенча урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында тора. Зур булмаган мәйданнарда җыеп алынмаган бөртекле культуралар участоклары ике эре агрофирмада – «Закрома» ҖЧҖ һәм «Агро-Основа» ҖЧҖдә генә калган. Бу турыда җирел басма хәбәр итә.

Уҗымнарны чәчү дә төгәлләнеп килә, әмма әлегә туңга сөрү эшләре башкарылмаган мәйданнар шактый кала.

Урып-җыюда күп кенә комбайнчылар намус белән хезмәт куйды, аларның кайберләре биш көнлек бәйгедә берничә тапкыр җиңүче булды. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 18 сентябрьгә авыл хуҗалыгы оешмаларында, нигездә, техник культураларны җыеп аласы гына кала. Алар арасында рапс - 150 гектар, шикәр чөгендере - 100 гектардан артык, бөртеккә кукуруз - 740 га һәм көнбагыш бөртеккә - 2500 гектарга якын. Хуҗалыклар силос сала башладылар, бу максатлар өчен 4200 гектардан артык кукуруз бар.

Туңга җир сөрү дәвам итә. 51,5 мең гектарның 19600 гектары эшкәртелгән, бу 38 процент тәшкил итә. Кырларда көн саен утыздан артык куәтле тракторлар эшли һәм 700 гектардан артык сөрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100