news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында урманда адашкан хатын-кыз табылган

Кичә аны төн уртасына кадәр эзләгәннәр иде.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урманда адашкан хатын-кызны тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, 47 яшьлек әлеге хатын-кызның Ерыклы авылы тирәсендәге урманда адашуы турында хәбәр иткән идек. Коткаручылар аны кичә төн уртасына кадәр эзләп тә, эзенә чыга алмаган иде.23.00 сәгатьтә туктатыла.

Бүген эзләү эше 4.30 сәгатьтә кабат җанлана һәм ике сәгатьтән хатын-кыз табыла. Коткаручылар хатын-кызны туганнарына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot