news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эшләре бара

Хәзер һәр җирдә тракторлар һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре төгәлләнү алдында.

(Яңа Чишмә, 2 апрель, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Язгы кыр эшләре башланырга ике-өч атна калып бара. Хәзер һәр җирдә тракторлар һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре төгәлләнү алдында, аларны агрегатлаштыру башлана, дип яза җирле басма.

- Безнең районда язгы кыр эшләрендә 300 дән артык трактор катнашачак, март азагына шулардан (83 %) 260 ка якыны ремонтланган һәм язгы кыр эшләренә әзер. Алар арасында 64 есе - К-700, Т-50 һәм “иномарка“лар “Нью-Холланд“, “Бюллер“ һ.б. . - Аларның әзерлеге әлегә 80 % тан аз гына югары, - диде безгә район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Алексей Пузиков.

Язгы чәчүдә 3600 гә якын тырма, 180 культиватор, 170 чәчкеч һәм 15 чәчү комплексы эшләячәк. Бөтен арсенал, 6 чәчү комплексыннан тыш, нигездә, әзер, кырга алып чыкканны гына көтә. Бу көннәрдә механизаторлар аларны ремонтлау һәм агрегатлаштыру белән мәшгуль.

“Кулон“ а/ф, “Агро-Основа“ ҖЧҖ, “Игенче“ ҖЧҖ, “Козлова М.И.“, “Скоков Н.А.“ КФХ да техника һәм тракторларның әйбәт хәзерлектә булуын әйтеп үтү кирәктер. Шул ук вакытта “Зубов В.С.“, “Артемьева Л.Р.“, “Хорьков А.А. һәм кайбер башка вак фермер хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә хәзерлек эшләрен төгәлләү буенча эшне көчәйтәсе, ремонтны көнозын алып барып, чәчүне тулы әзерлектә каршыларга кирәк.

Бу көннәрдә “Кулон“ агрофирмасы механизаторлары авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру белән мәшгуль. Агрофирманың мехмастерскоенда без хуҗалыкның баш инженеры Геннадий Карунин һәм мастерской мөдире Ринат Шакиров, шулай ук механизаторлар белән очрашу булды.

- Без 14 мең гектардан артык сабан культуралары чәчәргә ниятлибез, - дип сөйли баш инженер. - Чәчү эшләрендә 25 тән артык трактор, шул исәптә 10 “иномарка“, 7 “Флюксикойл“ чәчү комплексы эшләячәк. Әлегә аларның өчесе әзер түгел, әмма запас частьләр алып кайттык һәм шул көннәрдә ремонтлаячакбыз.

Безнең кадрлар белән комплектлану турындагы сорауга, Геннадий Карунин, ике сменалы эш өчен тагын 8 механизатор кирәк, алар сайлап куелган инде һәм 1 апрельдән эшкә керешәчәкләр, дип җавап бирде. Кадрлар белән туплануда гомумән район буенча әле тагын 15 кә якын механизатор кирәк, барыннан да күбрәк (8 кеше) “Агро-Основа“ ҖЧҖ-гә, “Козлова М.И.“ һәм “Архангельское“ КФХ-га (2 шәр механизатор) таләп ителә.

Районның алдынгы механизаторы Владимир Михайлов та үз агрегатын кырга чыгарырга әзерли. Аның “Нью-Холланд“ тракторы бик чиста, “ялтырап“ тора, ул эшкә әзер , бүген Владимир тагылма техниканы әзерли.

- Башта дым каплатуда мәшгуль булачакмын, ә аннары культивацияләүдә һәм бөртекләрне чәчүдә, - диде ул. - Чәчү комплексы әзер һәм үз хезмәтемнең нәтиҗәсе яхшы булыр дип өметләнәм. Сер түгел, культуралар уңышы чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм кыска срокларда үткәрүдән тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100