news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында Шушма елгасы аша 103 еллык күпер ремонттан соң ачыла

Күпер соңгы вакытта нык таушалган иде, машиналарны сыйдыра алмау сәбәпле, бер яклы хәрәкәт оештырылып, светофор көйләве белән генә хезмәт күрсәтте.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”) 15 декабрьдә Татарстанның Яңа Чишмә районы аша узучы Казан-Оренбург трассасының 172 нче чакрымында Шушма елгасы аркылы күпер ремонттан соң ачылачак. Бу - федераль юллар челтәрендәге инде 103 ел дәвамында хезмәт күрсәткән бердәнбер зур күпер. Аны ремонтлауга Федераль юл агентлыгының “Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе” федераль учреждениесе җаваплы булды, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте.

Яңа Чишмә районындагы күпер Казан-Оренбург Р-239 автомобиль юлының бер өлеше булып тора, тәүлегенә моннан 12 мең машина үтеп йөри. Күпер 1913 елда Саратовның “Инженеръ-технологъ И.Г.Грингофъ и Б-тъ” фирмасы проекты буенча төзелгән. Ул соңгы вакытта нык таушалган, машиналарны сыйдыра алмау сәбәпле, бер яклы хәрәкәт оештырылып, светофор көйләве белән генә хезмәт күрсәтте. Ремонттан соң күпер 10 метрга кадәр киңәйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100