news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында шәхси йорт тирәсен бизәү бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Мәйданга җыелучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов җылы котлады.

Яңа Чишмә районында шәхси йорт тирәсен бизәү бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Агымдагы елда яңа ел алды бәйрәм программасы район үзәге буйлап Кыш бабайлар автойөреше, аларның учреждениеләр һәм оешмалар коллективларын котлауларыннан башланып китте. Шулай ук сыннар ясау бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Аннан соң мәдәният һәм ял паркында яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре яңа ел квесты - конкурслар үткәрделәр, ә аннары шугалакта узган шоу-чарасыннан соң Кыш бабайлар район мәдәният йорты каршындагы мәйданда үзләренең резиденцияләрен күрсәттеләр һәм монда районның төп чыршысы да ачылды.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданны Яңа ел чыршысы һәм байтак кына кардан, боздан һәм фанердан ясалган матур-матур сыннар белән бизәгәннәр, шунда ук балалар өчен боз таучыгы да урнаштырылган, ә яктырткычлар белән бизәлеш тагы да шәбрәк килеп чыккан.

Төп чыршыны тантаналы төстә ачу чарасы яңа ел турындагы дәртле җырлар башкарып, Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында районның иҗади коллективлары чыгышы белән башланып китте.

Мәйданга җыелучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов җылы котлады.

Райондагы шәхси йортлар арасында да җиңүчеләр билгеләнде, монда да халык үзләренең йортлары алдындагы территорияләрне бик тә матур итеп бизәгәннәр. 1 урын Шахмайдан Ризвановлар гаиләсенә бирелде, 2 урында - район үзәгеннән Ивановлар һәм Шәйхетдиновлар гаиләләре, 3 урында - Чертуштан Җиһингировлар һәм Яңа Чишмәдән Солововлар гаиләләре.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100