news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында сөт сатудан көнлек керем 1,5 млн сум тәшкил итә

Югары майлылык өчен 8 тоннага якын продукция өстәп исәпләнелә.

(Яңа Чишмә, 3 декабрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Бу көннәрдә Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 60 тоннадан артык сөт сата, дип яза җирле басма.

Югары майлылык өчен 8 тоннага якын продукция өстәп исәпләнелә, ә бер көн өчен тулаем керем 1,5 млн. сум тирәсе тәшкил итә.

Үткән ел белән чагыштырганда район сөтне 5 тоннага күбрәк сата (112 % тәшкил итә).

“Агро-Основа“ ҖЧҖ-нең Шахмай (153 %) һәм Тубылгытау (128 %) бүлекчәләре, шулай ук “Игенче“ ҖЧҖ (126 %) һәм Нурхамәтов З.М.“ КФХ-да (150 %) үткән ел күрсәткечләренә карата күрсәткечләр яхшы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100