news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында сөт сатудан көн саен 1,5 миллион сум акча керә

Уртача сату бәясе – 1 килограмм өчен 23 сум тирәсе.

Яңа Чишмә районында сөт сатудан көн саен 1,5 миллион сум акча керә
Султан Исхаков/архив

(Яңа Чишмә, 21 март, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 65 тоннага якын сөт сата.Сөт сатудан тәүлеклек керем 1,5 миллион сумнан артык тәшкил итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хуҗалыкларның барысы да 2018 ел белән чагыштырганда сөтне күбрәк җитештерә башлаган. Район буенча сату 2018 елга карата 106 % тәшкил итә (4,5 тоннага күбрәк).

Сөт сату буенча “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Чаллы Башы, Акъяр бүлекчәләрендә, “Савельев А.А.”, “Вәлиев Ф.Р.” һәм “Нурхамәтов З.М.” крестьян-фермерлык хуҗалыкларында күрсәткечләр яхшы.

Уртача сату бәясе – 1 килограмм өчен 23 сум тирәсе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100