news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында сөт сату күләме арткан

Көн саен сөт сатудан 1 млн 440 сумнан артык акча керә.

Яңа Чишмә районында сөт сату күләме арткан
архив

(Яңа Чишмә, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 60 тоннадан артык сөт сата, югары майлылыкны исәпкә алып (3,8 %), ул 67,2 тонна тәшкил итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

2018 ел белән чагыштырганда продукция 8 тоннадан (116 %) күбрәк сатылган. “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Акъяр, Шахмай һәм Чаллы Башы бүлекчәләрендә, “Кулон” а/ф-да, “Козлова М.И.” һәм “Савельев А.А.” КФХ ларда үткән елга карата яхшы үсеш күзәтелә.

Сатыласы сөт бәясе дә үткән елдагыдан югары һәм уртача 24 сум 12 тиен тәшкил итә (2018 елда – 1 кг өчен 21 сум 32 тиен иде). Көн саен сөт сатудан 1 млн 440 сумнан артык акча керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100