news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында сөт 2016 ел дәрәҗәсеннән күбрәк сатыла

Район авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату зачет авырлыгында 78 тонна тәшкил итә, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 10 тоннага күбрәк (118 %).

(Яңа Чишмә, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районында сөт 2016 ел дәрәҗәсеннән күбрәк сатыла, дип яза җирле басма.

Район авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату зачет авырлыгында 78 тонна тәшкил итә, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 10 тоннага күбрәк (118 %).

“Яңа Чишмә“ а/ф-ның Шахмай, Чаллы Башы, Акъяр бүлекчәләрендә, “Скоков Н.А.“, “Зубов В.С.“ КФХ-ларда продукция сату күрсәткечләре яхшы.

Хәзер савым сыерларын ярым араннарда асрауга күчерергә, тудыру бүлекләрен эшләтеп җибәрергә кирәк, бу эшне “Яңа Чишмә“ а/ф һәм “Архангельское“ КФХ-да башкарганнар инде. Рационнар баланслаштырылган булырга тиеш, өстәмә азыкны җитәрлек бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot