news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында Өлкәннәр ункөнлеге чаралары билгеле булды

Яңа Чишмә районында 2018 елның 1 октябренә 70 яшькә җиткән 1293 кеше яши.

(Яңа Чишмә, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). 1 октябрьдә Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә дә аларның намуслы хезмәте, зур тормыш тәҗрибәсе, зирәклек һәм игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү һәм хөрмәт белдерү мөмкинлеге бирә, дип яза җирле басма.

Яңа Чишмә районында 2018 елның 1 октябренә 70 яшькә җиткән 1293 кеше яши (938 хатын-кыз һәм 355 ир-ат).

Традиция буенча Өлкәннәр ункөнлегендә барлык авылларда концертлар һәм чәй табыннары белән бәйрәм чаралары үтәчәк.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Кайгырту“ ХСХКҮ белән берлектә “Бер-беребезне җылы сүзләр белән җылытабыз“, “Без синең өеңдә җылылык саклыйбыз“, “Һәр көнебез җылы сүз белән“ дип аталган акцияләр үткәрәчәк. Бу Бөек Ватан сугышы ветераннарының, өйгә барып хезмәт күрсәтелә торган кешеләрнең өй янындагы участокларын кышка әзерләү (бакча казу, ишегалларын җыештыру), шулай ук социаль хезмәтләр алучы кешеләрне өйләренә барып котлаулар.

Социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан күп балалы гаиләләрдәге балалар белән берлектә Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүчеләргә тапшыру өчен “Чын йөрәктән“ дип аталган котлау открыткалары ясау планлаштырыла.

Картлар йорты ункөнлек буена район оешмаларыннан котлаулар һәм концерт программалары белән кунаклар кабул итәчәк.

Ункөнлек дәвамында табиб-белгечләрнең ялгыз, урын өстендә ятучы өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә баруы (шул исәптән мобиль бригадалар катнашында), дәвалау-сәламәтләндерү чаралары комплексы һәм өлкәннәрне ташламалы дарулар белән тәэмин итүдә күзәтчелек итү оештырылган.
Ветераннарның социаль-икътисадый хәлен ачыклау өчен анкета тутырып өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләрнең өйләренә барү оештырылачак (181 кеше).
Мәктәпләрдә “Картлык ярдәмгә мохтаҗ“, “Нәрсә ул игелек“, “Шәфкатьлелек кешене бизи“, “Күңелеңдәге барлык яхшылыкларны эшеңдә куллан“, “Яхшы эшләрне чын йөрәктән башкар“ дигән темага сыйныф сәгатьләре, “Иң якын кешеләреңне һәм туганнарыңны котла“, “Чиста өй, чиста ишегалды“, “Укытучыңны котла“, Безнең котлауларны кабул итегез“, “Елларны санамыйк“ һ.б. акцияләр үткәреләчәк. Чәй табыннары әзерләп, концерт программалары оештырылачак, педагогик хезмәт ветераннарын (пенсионерларны) хөрмәтләячәкләр.
Волонтерлык отрядлары “Өемдәге яхшы традицияләр“ дип аталган рейдлар, 1-5 сыйныф укучылары белән “Әбиемне һәм бабамны ни өчен яратам“ һәм 6-11 сыйныф укучылары белән “Ни өчен безнең һәрберебез картлыкны хөрмәт итәргә тиеш“ дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрәләр.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре “Котлау открыткасы“, “Ихлас күңелдән“ акцияләре кысаларында пенсионерларны, ветераннарны өйләренә барып котлаячак. Үзәк район китапханәсендә пенсиядә булган элекке китапханә хезмәткәрләре белән очрашу үткәреләчәк, барлык китапханәләрдә дә китап күргәзмәләре оештырылачак. Район мәдәният йортында “Алтын яшь“ дип исемләнгән бәйрәм концерты, Картлар йортында күчмә концерт, мәдәният йортларында шулай ук концерт программалары, өлкәннәр белән очрашулар булачак.

Ункөнлек буена крайны өйрәнү музеенда мастер-класс, өлкән буын кешеләренең кулланма иҗатыннан күргәзмәләр ясала, музей буенча хәйрия экскурсияләре үткәреләчәк.
Яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан 18 октябрьгә спортның 5 төре буенча (дартс,мас-рестлинг, җиңел атлетика, шашка, өстәл теннисы) “Спорт-безнең байлыгыбыз“ дип аталган спорт бәйрәме үткәреләчәк, шулай ук “Аҗаган“ яшүсмерләр клубы волонтерлары катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырачак. Чәй табыны оештыру да планлаштырылган.

13 октябрьдә район үзәгендә Өлкәннәр көненә туры китереп көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.

Районда “кайнар линия“ телефоннары эшләячәк, монда гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация алу өчен (район сайтында) мөрәҗәгать итә алачаклар.

Өлкәннәр көне кешелеклелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурычлылык, җаваплылык хисләренең кыйммәтләре турында яшьләрнең исенә төшереп торуга өндәгән бәйрәм ул.

Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә ихтирамлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең генә киләчәге бар, без бу хакта онытырга тиеш түгел, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100