news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында өлкәннәр арасында компьютер грамоталылыгы буенча бәйге үткәрелгән

Җиңүче командалар республикада район данын яклаячак.

Яңа Чишмә районында өлкәннәр арасында компьютер грамоталылыгы буенча бәйге үткәрелгән
novoshishminsk.ru/news/yana-chishme/belemnren-krsttelr

(Яңа Чишмә, 31 март, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). 26 мартта гимназия базасында пенсионерлар арасында “Компьютер Land” : “Өченче яшь” республика конкурсының муниципаль этабы булып үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда пенсия яшендәге 12 кеше катнашкан. Аларның барысы да компьютер грамоталылыгы буенча курсларда укулар узганнар һәм сертификатлар алганнар.

Конкурсантлар (ир-атлар – 60 яшь һәм өлкәнрәкләр, хатын-кызлар – 55 яшь һәм өлкәнрәкләр) “компьютердан файдалана гына башлаучы” һәм “Ышанычлы төстә файдаланучы” категорияләренә бүленгән. Катнашучылар компьютер техникасы нигезләре белемнәре буенча биремнәрне бер сәгать эчендә эшләргә тиеш булганнар.

Алар Microsoft Office, Word, PowerPoint программалары белән эшләү, Интернетта тиз арада текст файлларын, фоторәсемнәр, видеофайллар табу, Пенсия фонды, дәүләт хезмәтләре порталлары белән, uslugi.tatar.ru региональ порталы белән эшләү осталыкларын күрсәткәннәр, шулай ук “Минем яхшы эшләрем” темасына өйгә бирелгән эшне дә үтәгәннәр.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар – Екатерина Бистәсеннән Крылова Ольга Федоровна һәм Шахмайдан Сәлахова Резидә Әнвәр кызы. Алар республикада район данын яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100