news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында кыр хезмәтчәннәре тукланачак ашханәләрне тикшерделәр

Ашханәләрдә эшләячәк барлык хезмәткәрләр медицина тикшерүе һәм гигиена буенча укулар үтәргә тиеш.

Яңа Чишмә районында кыр хезмәтчәннәре тукланачак ашханәләрне тикшерделәр
novoshishminsk.ru

(Яңа Чишмә, 20 апрель, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районы комиссиясе бу көннәрдә хуҗалыкларда булып, ашханәләрнең торышын тикшерә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Язгы кыр эшләре башлану белән районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында ашханәләр эшли башлаячак.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән киңәшмәдә Роспотребнадзорның Чистай ТБ белгечләре Әнвәр Мостафин һәм Гөлфирә Мостафина ашханәләр эшенә карата нинди таләпләр булачагы турында сөйләделәр.

"Авыл хуҗалыгы оешмаларында туклануны оештырганда барлык санитар нормалар да үтәлгән булырга тиеш", - диде Гөлфирә Мостафина.

Ашханәләр чиста һәм дезинфекцияләнгән булырга тиеш. Савыт-саба, махсус киемнәр, юу чаралары, технологик җиһазлар һ.б. булу зарур. Продукцияләр сыйфатлы булырга тиеш.

Ашханәләрдә эшләячәк барлык хезмәткәрләр медицина тикшерүе һәм гигиена буенча укулар үтәргә тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100