news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында коткаручылар урманда адашкан хатын-кызны эзли

Төн уртасына кадәр эзләү нәтиҗә бирмәгән.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урманда адашкан хатын-кызны эзли. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Кичә 19.20 сәгатьтә 47 яшьлек әлеге хатын-кыз ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына адашуы хакында хәбәр итә. Ул үзенең Ерыклы авылы тирәсендәге урманда булуын җиткерә.

Коткаручылар аның координатасын билгели, әмма хатын-кыз ул урында табылмый. Эзләү эше 23.00 сәгатьтә туктатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot