news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында кече һәм урта бизнес мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Соңыннан районның актив эшкуарларын бүләкләделәр.

Яңа Чишмә районында кече һәм урта бизнес мәсьәләләре турында фикер алыштылар
novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 24 февраль, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре" , Ольга Иванова). Район эшкуарлары белән чираттагы очрашу яңа форматта узды. Район җитәкчелеге, районара салым, экология хезмәтләре, Роспотребнадзор вәкилләре белән " туры диалог"та алар кече һәм урта бизнес алып баруның иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районда эшмәкәрлекне тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру, аның сәнәгать һәм сәүдә, КФХ һәм гаилә фермалары өлкәсендәге казанышлары һәм резервлары турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар сөйләде.

Эшкуарларның үз бизнесларын алып бару проблемалары буенча фикерләрен таратылган сораштыру битләре ярдәмендә һәм телдән "сорау-җавап" рәвешендә ачыкладылар.

Эшмәкәрләр бизнес алып баруның төрле файдалы темалары турында фикер алыштылар. Ахырда Вячеслав Козлов анкета нәтиҗәләре турында сөйләде һәм ачыкланган проблемаларны игътибарга алды.

Районда кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, ул бездә эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, район икътисады үсешенә ярдәм итүче актив эшлекле кешеләр табылуын билгеләп үтте.

Соңыннан районның актив эшкуарларын бүләкләделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100