Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районында көнбагыш җыйганда комбайнга ут капкан
Янгын сүндерүчеләр утны өч минут эчендә сүндергән.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Яңа Чишмә районында көнбагыш җыю вакытында комбайн янган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Класс-Лексион» комбайны Ерыклы авылы янындагы кырда көнбагыш җыйган. Бер мизгелдә аның двигателе яна башлый. Теннәр һәм агрегатлар төзек булмау сәбәпле, янгын килеп чыга.

Янгын сүндерүчеләр утны өч минут эчендә сүндергән. Комбайнның йөртүчесе зыян күрмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз