news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында ишегалларын халык тәкъдимнәре буенча төзекләндерәчәкләр

Ишегалды буйлап велосукмак ясау, беседкалар һәм спорт җиһазлары, таганнар һәм карусельләр урнаштыру тәкъдимнәре дә булды.

Яңа Чишмә районында ишегалларын халык тәкъдимнәре буенча төзекләндерәчәкләр
Азат Мусин

(Яңа Чишмә, 5 август, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе әгъзалары һәм эшче төркем вәкилләре күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде. Алар ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләрен һәр яктан тикшерәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа Чишмәдә Чернышевский урамында 32 нче номерлы йортта яшәүчеләр белән шундый очрашу булды инде. Чираттагы очрашу Красный Октябрьдә Үзәк урамдагы 2 нче һәм 4 нче йортларда һәм Мәктәп урамындагы 2 нче номерлы йортта яшәүчеләр белән узды.

Әлеге йортларда яшәүчеләр үз теләкләрен әйтә һәм үз ишегалларында нәрсәләр эшләргә кирәклеген йорт ишегалдына урнаштырылган планшетта схема рәвешендә күрсәтә алды.

Ишегалды буйлап велосукмак ясау, беседкалар һәм спорт җиһазлары, таганнар һәм карусельләр урнаштыру тәкъдимнәре дә булды.

Халыкның барлык тәкъдимнәрен язып алганнар. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән шундый очрашулар төгәлләнгәннән соң кабул ителгән барлык тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлегендә системалаштырылачак. Аннары тиешле ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләү өчен Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына җибәреләчәк.

Ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау программасы 5 елга (2020-2024 елларга) исәпләнгән .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100