news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында инвалидларны эшкә урнаштыруда оешма җитәкчеләре актив ярдәм итә

Районда сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган эшкә яраклы яшьтәге 397 кеше яши, шуларның 107 се эшли.

(Яңа Чишмә, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Резедә Хөснуллина). 2017 елның 1 июненә булган мәгълүматларга караганда, Яңа Чишмә районында сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган эшкә яраклы яшьтәге 397 кеше яши, шуларның 107 се эшли.


Инвалидларны эшкә урнаштыруның гомуми дәрәҗәсе 26 % тәшкил итә. Безгә 2020 елга кадәр әлеге күрсәткечне 50 % ка кадәр җиткерергә кирәк. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре бу өлкәдә актив ярдәм итәләр.

Инвалидларны эшкә урнаштыруның һәм эшле булуда булышлык күрсәтүнең бик күп формалары һәм механизмнары бар: вакансияләр ярминкәсе, эш урыннарына квота билгеләү, инвалидлар тарафыннан үз эшләрен оештыру һ.б. 2017 елның июнь аенда Әдәмсә авылында яшәүче бер инвалид пар казаннары операторы белгечлеге буенча уңышлы гына укып кайтты. Агымдагы елның 1 августыннан ул эшкә керешәчәк.

Инвалидка эшләү өчен уңай шартлар булдыру максатында безнең тарафтан программа тормышка ашырыла, анда без эш бирүчегә инвалид өчен эш урыны булдыру һәм җиһаз сатып алу белән бәйле чыгымнарны кайтарабыз. Август аенда Яңа Чишмә урта мәктәбендә эш урыны җиһазландырылды, инвалид кеше өчен бәрәңге чистарту машинасы, кәстрүлләр сатып алдык. Эш бирүчегә түләнгән сумма 72690 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта Мәшгульлек үзәге җиһаз сатып алуга булган чыгымнарны кайтару белән 2018 елда инвалидларны эшкә урнаштыруга район предприятиеләреннән һәм учреждениеләрдән заявкалар җыя, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100