news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Акъяр авылы янында «ДЭУ» һәм «Форд» машиналары бәрелешкән.

Яңа Чишмә районында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән
авария шаһитлары фотолары

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте 5 ноябрьдә республиканың Яңа Чишмә районында Акъяр (Азеево) авылы янында була.

Шаһитлар сөйләгәнчә, «ДЭУ» шоферы юлда барганда идарәне югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм «Форд» машинасына бәрелә.

Авариядә «Форд» пассажиры һәм «ДЭУ»ның ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүчеләрнең барысын да ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot