news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтелгән

Очрашу азагында фонд психологлары “Минем гаиләм“ дип аталган бердәм уен-тренингы үткәрделәр.

(Яңа Чишмә, 16 июль, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районындагы опекун гаиләләр ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка гаиләләренә психологик – педагогик ярдәм кирәклеге турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр, дип яза җирле басма.

Депутат үз сүзендә торган һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларда катнашу кысаларында фондның тәҗрибәле белгечләре катнашында “Көч балаларда“ хәйрия фонды акциясе оештырылган.

Акциянең максаты – балалар – ата-аналар мөнәсәбәтен оптимальләштерү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм психоэмоциональ йөкләнешне төшерү.

Үткән акция барышында белгечләр ата-аналарга һәм балаларга ышанычлы мөнәсәбәтләр һәм гаиләдә гомуми психологик иминлек булдыруда бер-берен аңларга ярдәм иттеләр.

Гаиләгә тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләр белән комплекслы психо-коррекцион һәм педагогик эш җылы һәм иркен шартларда үткәрелде. Очрашу азагында фонд психологлары “Минем гаиләм“ дип аталган бердәм уен-тренингы үткәрделәр.

Әти-әниләр консультацияләр һәм тренинглардан соң гаиләдә үзара эш итү, аралашуда яңа тәҗрибә алуларын, бер-берсенең уңай якларын ачуларын билгеләп үттеләр. “Без башка кәеф белән китәбез һәм мондый очрашуларның дәвамы булыр дип өметләнәбез“, - диде алар.

Чара барышында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова “Көч балаларда“ фондын оештыручы Адел Заһретдиновка районда хәйрия акцияләрен, шул исәптә үзәк нерв системасы авыруларын ачыклау максатларында балаларга медицина тикшерүе үткәрү буенча эшләрне оештырганы өчен район Советының Рәхмәт хатын тапшырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100