news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында чираттагы бишкөнлеккә йомгак ясалды

Яңа Чишмә районында чираттагы бишкөнлеккә йомгак ясалды

(Яңа Чишмә, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яда Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясады, дип яза җирле басма.

“Кулон“ агрофермасыннан әтиле-уллы Сергей һәм Федор Мухановлар урып-җыю эшләре башланганнан бирле 1400 тоннадан артык бөртек суктырганнар. 5 көн эчендә алар сугып алган бөртек 390 тонна тәшкил иткән. Алар “Лексион“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында бишкөнлек алдынгылары.

“Нью-Холланд“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Кулон“ агрофермадан комбайнчы Илнур Хәлиуллинның күрсәткече иң яхшысы (үткән бишкөнлектә аның әтисе Рәйхан лидер иде). 5 көн эчендә Илнур үзенең ярдәмчесе Никита Егоров белән 235 тонна бөртек суктырган.

“Акрос“ һәм “Дон“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Козлова М.И.“ КФХ-дан Евгений Остолопов бишкөнлек алдынгысы булган. 5 көндә ул “Дон-1500“ комбайнында 480 тонна бөртек суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 963 тонна).

“Нива“ һәм “Енисей“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Яңа Чишмә“ КФХдан Михаил Козырев өченче тапкыр 5-көнлек алдынгысы булган. Ул “Нива“да 5 көн эчендә 227 тонна бөртек суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 887 тонна).

Шоферлар арасында “Кулон“ агрофермасыннан МАЗ шоферы Вячеслав Трещеткинның күрсәткечләре иң яхшысы. Басулардан ындыр табагына ул 1962 тонна бөртек ташыган.

Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100