news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында бер сарык 4 бәти китергән

Бәтиләрнең өчесе ак, берсе кара.

(Яңа Чишмә районы, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районында Габбас һәм Тәнзилә Вафиннар гаиләсе хуҗалыгында бер сарык 4 бәти китергән. Бәтиләрнең өчесе ак, берсе кара, дип яза җирле басма.

- Без 50 елдан артык хуҗалыкта сарыклар, кәҗәләр һәм мөгезле эре терлек асрыйбыз, әмма сарыкның берьюлы 4 бәти китерүе беренче тапкыр, - ди Габбас абый. - Әлбәттә ике, өч бәти китергәннәре бар. Менә бу көннәрдә генә тагын ике сарык икешәрне бәтиләде һәм сарыклар саны 12 булды.

- Сарыкның 4 бәтигә сөте җитеп бетми, иң кечкенәсе - кара бәтигә кәҗә сөте эчертәм, анысын башкалар кага, кызганам да", - дип сөйләде Тәнзилә апа.

Вафиннар ул сарыкны Корбан бәйрәменә чалырга уйлаган булган, әмма буаз булгач калдырганнар, ә менә бәйрәм алдыннан 5 яшьлек сарык берьюлы 4 бәти китергән, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100