news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның язмышлары ачыклана

Аларда сугыш елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 6000 гә якын яңачишмәленең исемлеге дә бар.

(Яңа Чишмә, 1 июль, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмәдә Бөек Ватан сугышының республика музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Акбүре музее директоры Вәсил Вәлиуллинга кызыклы материаллар тапшырды, дип яза җирле басма.


Аларда сугыш елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 6000 гә якын яңачишмәленең исемлеге дә бар. Исемлекләрдә фашист концлагерьларында булган, күпләре шунда ятып калган якташларыбызның исем-фамилияләре дә байтак, 23-сенең фотосурәтләре дә сакланган.

Хәзер андый документлардан серләрне ачарга рөхсәт ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100