news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында авыл җирлекләре эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды

Киңәшмә азагында район Үзәк хастаханәсендә халыкны диспансерлаштыру һәм шәхси хуҗалыклар өчен печән хәзерләү мәсьәләләре каралды.

Яңа Чишмә районында авыл җирлекләре эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды
Азат Мусин

(Яңа Чишмә, 3 июль, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районының авыл җирлекләре башкарма комитетлары һәм бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре каралды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Моннан алдагы киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында гомуми бүлек начальнигы Татьяна Кривошейкина хәбәр итте. Нигездә, барлык йөкләмәләр үтәлгән.
Район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников гражданнар җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләр һәм кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турындагы мәгүлүмат белән чыгыш ясады. Барлыгы 90 нан артык мәсьәлә иде, шулардан 61 есе үтәлгән, калганнары район җитәкчелеге контролендә.

Район халкы тарафыннан социаль челтәрләрдә нинди мәсьәләләр һәм проблемалар күтәрелүе турында ҮКС директоры Светлана Мартышова җиткерде. Районның торак пунктларында шактый позитив, реаль эшләр башкарылуы билгеләп үтелде, ләкин бу хакта социаль челтәрләрдә мәгълүмат бик аз.

Аннан соң финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның АҖләрдә бюджет үтәлеше турындагы информациясе тыңланды. 5 ай эчендә керемнәр буенча бюджет 260 млн сум күләмендә үтәлгән, еллык план – 542 млн сум (48 %).

Киңәшмә азагында район Үзәк хастаханәсендә халыкны диспансерлаштыру һәм шәхси хуҗалыклар өчен печән хәзерләү мәсьәләләре каралды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100