news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында агросәнәгать комплексын үстерү турында сөйләштеләр

Районда агросәнәгать комплексын үстерү өчен резервлар бар.

Яңа Чишмә районында агросәнәгать комплексын үстерү турында сөйләштеләр
Азат Мусин

(Яңа Чишмә, 2 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә муниципаль район Советының 49 нчы утырышында районда алда агросәнәгать комплексын үстерү һәм мәгарифне үстерү программасын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Агросәнәгать комплексын (АПК) киләчәктә үстерү буенча программаны тормышка ашыру турындагы мәгълүмат белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. Үсемлекчелектә интенсив технологияләрне үзләштерү, техниканы яңарту, югары моржиналь (керемле) культуралар чәчү бара. Терлекчелектә соңгы еллар дәвамында терлекләрнең баш санын саклап кала алалар, сөт җитештерү арта.

АПК ны үстерүгә төрледән-төрле дәүләт ярдәме программалары булышлык күрсәтә: сыер абзарларына, бөртек складларына, МТП га капиталь ремонт, сенаж чокырлары төзү, төрле төр субсидияләр, шулай ук авыл бизнесының кече формаларына, гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү.

Агымдагы елда уңышны гектарыннан 27 центнердан да ким алмаска, терлекләрнең баш санын 2018 ел дәрәҗәсенә карата 2 процентка, ит һәм сөт җитештерүне 3процентка арттырырга, бер баш сыердан савымны 5050 кг га һәм хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакын 18,5 мең сумга җиткерергә планлаштырыла.

Районда мәгарифне үстерү программасын тормышка ашыруга карата тәфсилле анализ белән мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев чыгыш ясады. Программа 7 юнәлеш буенча тормышка ашырыла һәм аларның һәрберсе буенча анализ ясалды. 

Аннан соң Совет утырышында депутатлар кайбер норматив –хокукый актлар буенча карарларны карадылар һәм расладылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100