news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районына яңа прокурор билгеләнгән

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы боерыгы белән Яңа Чишмә районы прокуроры вазифасына юстиция киңәшчесе Станислав Козлов билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков бүген район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Станислав Козлов 1979 елның июлендә Алабугада туган. 2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 2007 елдан Алабуга шәһәре прокуроры ярдәмчесе вазифасында эшли башлаган. 2010 елда Козлов өлкән ярдәмче вазифасын биләгән, ә 2015 елда Алабуга прокуроры урынбасары булып эшли башлаган.

Өйләнгән, өч баласы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100