Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа Чишмә районын шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кимүе борчый
Хөкүмәт терлек санын саклап калуга субсидия биргән саен мал саны кими, сыерлар саны арткан авылларда да сөтне азрак тапшыралар.
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). 2016 елның 9 аенда халыкның хезмәт активлыгын тикшерүгә багышлап, Татарстанның Яңа Чишмә районы хакимиятендә уздырылган чираттагы киңәшмәдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимүе турында сүз барды: мөгезле эре терлек 137, шул исәптән сыерлар 31, дуңгызлар 217 башка кимегән, кәҗәләр белән сарыклар исә, киресенчә, 314 башка арткан.
Өч авыл җирлегендә терлекләрнең бар төре дә кимегән, гәрчә хөкүмәт аларның баш санын саклап калуга субсидия бүлеп бирсә дә. Кайберләрендә сыерлар саны арту сөендерә, билгеле: Шахмай, Ленино, Красный Октябрь, Черемухово, Акъяр авыл җирлекләрендә шул хәл күзәтелсә, сигезендә сыерларның баш саны азайган. Бу хәлне туктату өчен ниләр эшләп була – киңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр.
Быел 9 айда сөт, 2015 ел дәрәҗәсенә караганда, 722 тоннага кимрәк сатылган: эшкәртүгә һәм башка максатларга озатылган сөт тә азрак. Шунысы гаҗәпләндерә – сөт сыерлар саны арткан авыл җирлекләрендә азрак тапшырылган. Доклад ясаучы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова шушы гаҗәп хәлнең сәбәпләрен анализларга кушты. Биредә сөтнең уртача бәясе дә сәбәп була алмый, бәяләр артты һәм ул соңгы 2 елдагыдан 2-3 сумга кыйммәтрәк.
КМС заводы сөт җыючылар белән исәп-хисапны вакытында һәм югары бәядән: 18 сум һәм 18 сум 44 тиеннән ясый. Шәхси эшмәкәрләр халык белән 17 сумнан түбән булмаган бәядән исәп-хисап ясыйлар, шулай да, сыйфатка пробаларны ешрак алырга кирәк. Күрше районнарда да шул хак, Әлки һәм Чистай районнарында гына сөт бәясе - 19 сум. Шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары алу планын бары 6 авыл җирлеге генә үтәгән, шунлыктан район кредитлар бирү буенча рейтингта позициясен югалткан.
Район киңәшмәсендә җирле ветеринария берләшмәсе башлыгы Евгений Лазарев шәхси секторда ветеринар профилактик чаралар һәм сыерларга күрсәтелгән хезмәт өчен чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга халыкка субсидия алуда булышлык итү турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз