news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында Корбан бәйрәме район күләмендә узды

Анда район җитәкчелеге, төбәкнең барлык татар авылларыннан имамнар, авыл җирлекләре башлыклары килде

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Ел саен район күләмендә традицион рәвештә христианнарның һәм мөселманнарның олы бәйрәмнәре билгеләп үтелү - сөенечле хәл. Әле яңа гына Зирекле мәчетендә, төгәлрәге, аның ифтар мәҗлесләре, очрашулар, никахлар үтә торган ашханәсендә шундый бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме узды, дип яза Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасында.

Быелгы шушы бәйрәмгә районның барлык татар авылларыннан имамнар, авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Бәйрәмдә район башлыгы Вячеслав Козлов, хакимият аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин (дин мәсьәләләре буенча куратор), район башлыгы урынбасары Луиза Исхакова булды. Корбан мәҗлесенә районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, мәҗлеснең иганәчеләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Кыямов – барлыгы 90лап кеше килде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм КФХ җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева корбанга чалырга сарык биргән иде. Мул табын хәйриячеләр акчасына әзерләнде, бәйрәм хөрмәтенә дип яңа савыт-сабалар, инвентарьлар сатып алынды. Зирекле мәчете имамы Ильяс хәзрәтнең ярдәмчеләре – авылның бюджет оешмалары һәм мәктәп хезмәткәрләре сый-нигъмәтләр әзерләп, табын корды.

Бәйрәм программасы хәзерләп Акбүре авылы Мәдәният йорты директоры Гомәр Насыйров белән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Ләйсән Шәйхетдинова алып барды.

Корбан мәҗлесен районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сәламләү сүзе һәм дога белән башлап җибәрде. Аның мөрәҗәгатен казый Равил хәзрәт дәвам итте, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Корбан бәйрәменең асылын аңлатып, дога кылды, халыкны Коръән мәҗлесенә йөрергә өндәде, моны иң беренче үзеңнән башларга кирәк, диде.

Мөселманнарны шулай ук район башлыгы Вячеслав Козлов та котлады. Үз чыгышында ул район һәм Зирекле авылы халкының күркәм эшләрен билгеләп үтте һәм барысын да 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле бәйрәмне яхшы оештырулары, традицион исламны саклаган һәм тиешенчә үтәгән өчен район җитәкчелегенә, авыл мәчетләре имамнарына рәхмәт белдерде, Коръән буенча яшәргә чакырды.

Кунакларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды: Зирекле мәктәбе укучылары мөнәҗәтләр җырладылар, Акъяр авылы Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Халикова һәм Акъяр авылы абыстае Исламия Закирова махсус бәйрәмгә атап язылган шигырьләрен укыды, шулай ук Тубылгы Тау авылыннан “Ак калфак“ халык ансамбле дә чыгыш ясады.

Бәйрәм мул табыннар артында бик матур үтте. Аннан соң кунаклар мәчеттә өйлә намазында булдылар, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп, таралыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100