news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды

Яңа үзәк төзелеше 12,5 млн сумга төшкән.

(Яңа Чишмә, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды, дип яза җирле басма.

Яңа үзәк төзелеше 12,5 млн сумга төшкән, аның 11 млн 636 мең сумын Татарстан бюджеты бүлеп биргән, 1 млн 166 мең сумны район керткән.

Күпфункцияле үзәктә клуб һәм китапханә урнашкан, мәдәни чаралар үткәрү өчен шартлар булдырылган. Тамашачылар залы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә урыннар белән тәэмин ителгән. Биредә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен дә түгәрәкләр эшләячәк.

Яңа объектны ачу тантанасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, «Нижнекамскгаз» директоры Айрат Токарев катнашты.

Объект төзелешенә зур өлеш керткән подрядчы оешма төзүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гүзәл Шәрипова Мәдәният министрлыгыннан күпфункцияле үзәккә  музыка җиһазы алу өчен сертификат бүләк итте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100