news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы прокуратурасы авыл җирлекләре Советлары карарлары законлы булуын тикшерде

Үзгәрешләр районның барлык 15 торак пунктында да муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә кертелмәгән.

(Яңа Чишмә, 23 октябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районы прокуратурасы “Яңа Чишмә муниципаль районы авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәт турында“гы район авыл җирлекләре Советлары карарларының законлы булуына тикшерү үткәрде, дип яза җирле басма.

Прокуратура тарафыннан әлеге карарларның “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында“гы Федераль законга туры килмәве (2017 елның 26 июленнән үзгәрешләр белән) билгеләнде.

Әлеге законның 3 маддәсе нигезендә үзгәрешләр кертелгән һәм чакыру (алу) буенча хәрби хезмәт узмаган (моңа законлы нигез булмаган) дип танылган очракта гражданинның муниципаль хезмәткә кабул ителмәве, ә муниципаль хезмәткәрнең муниципаль хезмәттә була алмавы билгеләнгән. Контракт буенча хезмәт итү чыгарма (исключение) булып тора.

Алда күрсәтелгән үзгәрешләр районның барлык 15 торак пунктында да муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә кертелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча алар адресына карарларны гамәлдәге федераль законга туры китерү таләбе белән протест белдерелде.

Прокурор реакциясе актлары карап тикшерү стадиясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100