news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районы Петропавел бистәсендә яшәүче утлы корал саклаган өчен җавап тотачак

Аның өендә кыска көпшәле кулдан ясалган һәм атарга яраклы корал, шулай ук 5,6 мм калибрлы (заводныкы) 7 патрон табыла.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Яңа Чишмә районы Петропавел бистәсендә яшәүче гр. У.га карата җинаять эше кузгатылган, ул өендә сырлы утлы корал саклаган, дип яза "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы.

Аның өендә кыска көпшәле кулдан ясалган һәм атарга яраклы корал, шулай ук 5,6 мм калибрлы (заводныкы) 7 патрон табыла. Ни өчен ул өендә корал саклаган, анысын тикшерү ачыклый.

Әгәр ул коралын ирекле рәвештә полициягә тапшырган булса - бүләк алган булыр иде, болай – җавап тотасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot