news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә куркынычсызлык дәресләре узган

Районның белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр туганда укучылар һәм педагогларның ничек эш итүләре буенча дәресләр булып узды.

(Яңа Чишмә, 2 октябрь, Татар-информ, "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында районның барлык белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр туганда укучылар һәм мөгалиимнәрнең ничек эш итүләре буенча дәресләр булып узды, дип хәбәр итә җирле басма. 

1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча МОНД хезмәткәрләре тарафыннан районның барлык 20 мәктәбендә дә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча лекцияләр укылды, шулай ук эвакуацияләү планы буенча тренировкалар үткәрелде.

"Эвакуация һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрү барышында 1416 укучы һәм 337 хезмәткәр җәлеп ителгән иде" , – диде ОНД өлкән инспекторы, эчке эшләр хезмәте өлкән лейтенанты Илнур Госсаметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100