news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районы кибетләрен тикшергәннәр

Мониторинг барышында җәмәгать контролерлары сертификатлар, келәймә булуы һәм алкоголь продукциясенең сатуга яраклылык срогын тикшергән.

(Яңа Чишмә, 26 май, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). “Халык контроле” партия проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Чишмә партия әгъзалары бүлек белән берлектә кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү буенча Яңа Чишмә авылындагы кибетләр буенча рейд үткәргәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Составында спирт булган продукцияне сату тикшерү өчен төп тема булып торган. Кибет хезмәткәрләренең һәр балигъ булмаган кешедән документ сораулары һәм аларга алкоголь сатудан баш тартулары билгеләп үтелгән.

Мониторинг барышында җәмәгать контролерлары сертификатлар, келәймә булуы һәм алкоголь продукциясенең сатуга яраклылык срогын тикшергән. Җитди тәртип бозулар ачыкланмаган.

Шулай да контролерлар кибет җитәкчелегенә мәгълүматлар язылган стендны һәм шикаятьләр китабын һәркем күрә алырлык урынга куярга киңәш биргәннәр, бу сатып алучыларга кибет, товар, эш кагыйдәләре, продукциянең сертификациясе турында күбрәк хәбәрдар булу мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot