news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы кешесенең алимент буенча 1 миллион сумнан артык бурычы җыелган

Агымдагы елда 55 башкару эше кузгатылган, ә 47 башкару эше тәмамланган һәм туктатылган.

(Яңа Чишмә, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районында алимент буенча иң күп бурычлы кеше  Архангел Бистәсендә яши. Аның алимент буенча 1 миллион сумнан артык бурычы җыелган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

20 ноябрьгә суд приставлары бүлегендә башкаруда алимент түләүләрен түләттерү турында (5 млн. 871 мең сумлык) 97 башкару эше бар.

Агымдагы елда 55 башкару эше кузгатылган, ә 47 башкару эше тәмамланган һәм туктатылган.

"Эшсез 11 бурычлы кеше эшкә урнашу өчен Мәшгульлек үзәгенә җибәрелде. Өч бурычлының мөлкәтенә арест салынды. Алимент түләмәгән өчен РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 бүлеге буенча 2 җинаять эше кузгатылган", - диде  суд приставлары бүлеге начальнигы Сергей Бутин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100