Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы мәчетенә ярымай куелды
Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов мәчет төзелешендә катнашучыларга мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). 29 май Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында яңа мәчет манарасына ай кую тантанасы булып узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Барлык мәшәкатьләрен калдырып, мәчет төзелешенә булышырга килүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын", - диде Әдәмсә авылы имамы Исмәгыйль хәзрәт.
Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. "Күңел кушуы буенча авыр, җаваплы эшкә алынып, мәчет төзүчеләргә Аллаһы ярдәмен һәм әҗер-савабын бирсен", - диде ул.
"Ерактан балкып торган мәчет манарасы бик күп еллар мөселманнарны Аллаһы йортына чакырып, үзенә җәлеп итеп торсын", - диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.