Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районы бюджетына узган ел милек һәм җир сатудан 1,5 миллион сумнан артык акча кергән
Ел дәвамында милекне арендага тапшыру буенча 3 аукцион, милек һәм җир сату буенча 8 аукцион уздырылган
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яңа Чишмә муниципаль районында предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә булып үтте. Анда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева 2012 елда палатаның эше турында хисап тотты.
Узган елда район бюджетына салымнан булмаган керемнәр 3,5 миллион сум күләмендә (шуның 2 миллион сумы – милекне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирүдән, 1,5 миллион сумнан артыграгы милек һәм җир сатудан) җыелган. Ел дәвамында милекне арендага тапшыру буенча 3 аукцион, милек һәм җир сату буенча 8 аукцион уздырылган. Район үзәгендә 2 бина һәм кулланылышта булган 6 автомашина сатылган. Ел дәвамында гомуми мәйданы 408 гектар тәшкил иткән 103 җир кишәрлеге сатылган. Аларны сатудан кергән табыш – 1,7 миллион сум тирәсе.
Муниципаль милектән һәм җир кишәрлекләреннән нәтиҗәле файдалану максатларында агымдагы елда да шушы эш дәвам иттереләчәк. Хосусыйлаштырылырга тиешле һәм ачык аукционнарда турыдан-туры сатыласы милек һәм җир участоклары исемлеген муниципаль район советына тәкъдим иткәннәр һәм ул чираттагы утырышта каралачак.
Авыл җирлекләре карамагындагы (милкендә) муниципаль торак – 208 фатир бар, 1 мартка кадәр аларны хосусыйлаштырырга мөмкин. 2012 елда 64 фатир хосусыйлаштырылган, шуның 36 сы район үзәгендә.
2012 елда индивидуаль торак төзелешенә 25 җир кишәрлеге бирелгән (район үзәгендә - 15). 143 ишле гаилә бушлай җир участоклары алган, алар торак һәм дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык алып бару өчен (районда барлыгы 258 ишле гаилә – алар бушлай җир алу хокукына ия, 151 гариза кергән, 8е баш тарткан).
Бу хакта “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз