news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы буенча 7 мең гектар җирне туңга сөрәсе калган

Туңга җир сөрү эше район буенча 88 процентка башкарылган.

(Яңа Чишмә, 29 октябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә яңалыклары"). Яңа Чишмә районы күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында көзге кыр эшләре төгәлләнгән, район буенча 7 мең гектар җирне туңга  сөрәсе калган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Туңга җир сөрү эше район буенча 88 процентка башкарылган (54 мең гектарның 47 мең гектары сөрелгән). “Агро-Основа” ҖЧҖ дә әлегә сөрелмәгән мәйданнар байтак, ә күпчелек хуҗалыклар эшне төгәлләгән.

Силоска кукуруз җыеп алу төгәлләнгән – терлекләрне кышлатуга 42 мең тонна сусыл азык салынган.

“Кулон” агрофирмасында һәм “Садыйков М.Х.” КФХ да май ясау өчен 40 гектардан артык көнбагыш җыеп аласы бар. 3600 гектарның 3560 гектары җыеп алынган, уңыш гектарыннан 16 центнердан артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100