news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы бистәсендә чиста су һәм чиста һава булачак

Быелгысы елда тутыккан суүткәргеч торбаларны пластик торбаларга алыштыру эшләре дәвам иттерелгән.

(Яңа Чишмә, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Үткән елда ук инде Яңа Чишмә районы Архангел Бистәсендә яшәүчеләр килешеп үзара салым акчаларына өйләренә чиста су кертү өчен барлык кирәкле эшләрне башкарырга хәл иткән булганнар. Һәм 2016 елда суүткәргечләрне өлешчә алыштыру һәм скважиналарны ремонтлау эшләре башланган, дип яза җирле басма.

Быелгысы елда тутыккан суүткәргеч торбаларны пластик торбаларга алыштыру эшләре (Яшьләр, Пушкин урамнарындагы, шулай ук үткән елда Горький урамындагы яңа суүткәргечкә тоташтырылмаган берничә йортка) дәвам иттерелгән.

КФХ ашханәсендә пешекче булып эшләүче Ольга Ерашова шул урамда (Горький ур.) яши һәм ул менә нәрсә диде:

- Иске торбадан аларга тутыккан су килә иде, хәзер исә су да көчлерәк ага, чистарак та.

Сүзгә пенсионерка Любовь Моторина да кушылды:

- Үзара салым дигән нәрсәне керткәннән бирле авылдагы юллар теләсә нинди һава шартларында да үтеп йөрерлек хәлгә китерелде, чөнки аларны һәрчак чистартып торалар, төнлә урамнар яктыртыла, зират өсләре, чишмәләр төзекләндерелгән. Без моны күрәбез, сизәбез һәм безгә бу ошый.

Суүткәргечләрне алыштырудан Наталья Забродина да канәгать:

- Иске торбалар бик еш тишелә иде, өстәвенә алардан килгән су да бик үк чиста түгел иде. Хәзер су белән тәэмин итүгә зарланырлык бер генә йорт та калмады.

Наталья авыл халкын су белән тәэмин итү буенча АҖ башкарма комитеты тарафыннан куелган мәсьәләне хәл итүдә дә катнашты һәм шуңа күрә дә ул, скважиналар тирәсендәге санитар зонаны тотып алуга акча булсын өчен, киләчәктә дә авыл халкы үзара салым акчасын җыюда актив катнашыр дип өметләнә.

Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк сөйли:

- Суүткәргечне алыштыруга 368528,46 сум үзара салым акчасы сарыф ителде, калган акчаларга (25129 сум) без скважина өчен запас насос, кышкы чорда торбаларны җылыту өчен термокабель сатып алачакбыз.

Пушкин урамында яңа суүткәргечкә тоташтырылмаган 3 йорт калды, бу - 300 метр, тик анда торбалар әлегә яхшы хәлдә һәм халыкның проблемасы юк. Киләчәктә аларын да алыштырачакбыз. Бистәдә су белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк.

Авыл халкы быел да үзара салым акчасы җыюга уңай карады һәм шуңа да башкарма комитет тарафыннан планлаштырылган эшләр башкарыла: үзара салым акчаларының 50 меңенә “Архангельское“ КФХ белән юлларны кардан арындыруга килешү төзелгән. Ә чүп-чарны җыю һәм чыгаруга тотуга планлаштырылган 52 мең сум күләмендәге акча бездә әлегә таләп ителми, чөнки авылда “Чиста шәһәр“ компаниясе эшли. Без хәзер бу акчага чүп-чар өчен контейнерлар сатып алуга рөхсәт сорыйбыз.

Безнең авыл халкы бик еш кына: “Йорттагы көнкүреш калдыкларын кая итәргә? - дип сорый. Мин аларга аларны үз участогыгызда өеп куйсагыз, аннан ул яхшы ашлама булачак, дип аңлатам. Менә шулай яшәргә өйрәнергә кирәк, ә черемәне теләсә кайда чыгарып түгәргә түгел. Шул чакта экологик яктан чиста авылда яшәячәкбез.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100