news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районы авыл җирлеге башлыгы Мәскәүгә барачак

Үткән атна азагында Казанда “Бердәм Россия“ партиясенең отчет конференциясе булып узды.

(Яңа Чишмә, 10 декабрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Үткән атна азагында Казанда “Бердәм Россия“ партиясенең отчет конференциясе булып узды. Яңа Чишмә районыннан конференция эшендә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Чабаксар АҖ башлыгы Сергей Моляков, Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов һәм партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбовалар катнашты, дип яза җирле басма.

Конференциядә “Бердәм Россия“ БСП-нең 17 нче съездына делегатлар сайланган. Татарстан делегациясе составында Мәскәүгә Яңа Чишмә районыннан да делегат бара, ул -Ф Шахмай АҖ башлыгы, партиянең башлангыч бүлекчәсе секретаре Ильяс Гаризов.

news_right_1
news_right_2
news_bot