news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә район үзәгендә төлкеләр һөҗүме күзәтелә

Яшь төлкеләр кешеләрдән бик үк курыкмыйлар һәм азык эзләп ишегалларына килеп керә.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Соңгы араларда редакциягә район үзәгендә яшәүчеләрдән шәхси хуҗалыкларга төлкеләр керүе турында хәбәрләр һәм шалтыратулар ешайды, дип яза "Яңа Чишмә хәбәрләре". 
 
Яр буе, Совет, Гагарин һәм башка урамнарда яшәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Аларның күпчелегендә кош-корт саны, аерым алганда, тавыклары кимегән,  бу чакырылмаган кунаклар – төлкеләрнең даими килүеннән. Яшь төлкеләр кешеләрдән бик үк курыкмыйлар һәм азык эзләп ишегалларына килеп керәләр. 
 

Төлкеләр районның башка торак пунктларында да күренгәли. Яңа Чишмә акционерлык җәмгыяте  башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов төлкеләрне нейтральләштерү кирәклеге турындагы безнең сорауга, бу эш киләсе атнада башланачак, дип җавап бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100