news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәнең Зирекле авылында сарык тиресен чүплеккә ташлыйлар

РФ Дәүләт Думасы депутаты, район башлыгы катнашындагы авыл җыенында көнүзәк мәсьәләләр кузгатылды.

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районының Зирекле авылы Мәдәният йортында муниципаль хезмәтләр җитәкчеләре һәм белгечләре гражданнарны кабул итте, биердә авыл җыены уздырылды, дңип яза “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы.

Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов җыенда 8 айдагы эшчәнлек турында сөйләде. Авылда эшләнгән эшләр шактый. Ләкин ихтыяҗлар да бетми, мисалга, авылда су каланчасына ремонт кирәк дип, ул район җитәкчелегенә матди ярдәм сорап, мөрәҗәгать белән чыкты.

Район башлыгы Вячеслав Козлов әлеге мәсьәләне карарга һәм аны уңай хәл итәргә вәгъдә бирде. Зирекледә яшәүчеләргә исә ул шәхси хуҗалыкларында быел мөгезле эре терлек, аеруча сыерлар санын арттырулары өчен мактау сүзләре әйтте. Шул ук вакытта авылда ни өчендер сарыкларның баш саны сизелерлек кимегән, диде район башлыгы.

Бу сорауга җавапны Зирекледә яшәүче Мулланур Сибгатуллин бирде. Ул районда авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән проблеманы кузгатты. “Элек хәзерләү пунктлары бар иде, алар теләсә нинди терлекнең итен, тиресен кабул итә иделәр һәм болар өчен яхшы гына акча ала идек, хәзер сарык тиресен чүплеккә генә ташлыйлар“, - диде чыгыш ясаучы. Ул шулай ук авылдагы чишелешне таләп иткән башка мәсьәләләр турында да сөйләде. Аларның берсе – куллану товарларына бәяләр арту: авыл кибетләрендә бәяләр шәһәрдәгедән шактый югары. Хезмәт хакы, киресенчә, авыл халкыныкына караганда шәһәрдә яшәүчеләрнең – югары.

Музей директоры Мидхәт Газыймов: “Республика музейларын ремонтлау, үзгәртү һәм җиһазлауны республика программасына кертеп булмыймы? Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугыш чоры ятимнәре, сугыш чоры балалары турында гомумроссия законы кабул ителәчәкме?“ - дигән сораулар белән депутатка мөрәҗәгать итте.

Шушы һәм башка күп кенә сорауларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев үзенең чыгышында җаваплар бирде.

Җыенга килгән авылдашларын яшь артистлар үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Аннан соң капиталь төзекләндерелгән “Йолдыз“ балалар бакчасын ачтылар.

Аерым алганда, балалар бакчасы “Гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт“ республика программасы кысаларында яңартылды. Төзүчеләр бөтен эшләрне 1 сентябрьгә төгәлләргә йөкләмә алганнар һәм сүзләрендә торганнар: ремонтны сыйфатлы итеп ясап, вакытында төгәлләгәннәр. Моңа балалар бакчасы персоналы да, әти- әниләре белән бергә 25 сабый да сөенеп туя алмый.

Зиреклеләр белән бергә бу матурлыкны, уңайлыкларны күреп куанырга бакчага кунаклар да килде: Марат Бариев, Вячеслав Козлов, район мәгариф бүлеге башлыгы Александр Еронтьев аны карап әйләнделәр.

Соңыннан мәртәбәле кунаклар халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда да булып, музей директоры һәм хезмәткәрләренең эшенә һәм эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, буыннар хатирәсен, мирасны саклаган өчен рәхмәт белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100