news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәнең эш башлаучы фермерлары грантлар алган

Районның авыл эшмәкәрләре тарафыннан 13 гариза бирелгән һәм шулардан алтысы сайлап алу конкурсын узган.

Яңа Чишмәнең эш башлаучы фермерлары грантлар алган
novoshishminsk.ru/news/yana-chishme/esh-bashlauchy-fermerlar-grantlar-algan

(Яңа Чишмә, 14 июль, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Агымдагы елда районның авыл эшмәкәрләре тарафыннан 13 гариза бирелгән һәм шулардан алтысы сайлап алу конкурсын узып үзләренең авыл бизнесын үстерүгә грант ияләре булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Гаилә фермалары төзү” программасы буенча грант иясе – Чертуш авылыннан Рәзил Ситдыйков. Грант акчаларына ул 50 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек фермасы төзиячәк һәм 30 баш күп сөт бирә торган башмак таналар сатып алачак.

Эшләрнең һәм башмак таналар сатып алуның гомуми суммасы 8 млн 350 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптә грант – 5 млн 10 мең сум, ә фермерның үз акчалары – 3 млн 340 мең сум. Фермер грант алган көннән алып 2 ел эчендә производство куәтенә чыгарга (ягъни ферма төзергә һәм 50 баш сыеры булырга), шулай ук 3 яңа эш урыны булдырырга тиеш.

Аннан соң гаилә фермасы грант акчаларын үзләштергәннән соң кимендә 5 ел дәвамында авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып барырга, шулай ук грант алган елда булдырылган даими эш урыннарын сакларга бурычлы.

“Яңа эш башлап җибәргән фермерларга ярдәм” программасы буенча районнан 5 кеше грантка ия булды. Грант акчалары күләме һәркайсының бертөрле – өчәр милллион сум. Әле тагын алар барлык эшләрне башкаруга һәм терлекләр сатып алуга 340 ар мең сум күләмендә үз акчаларын кертергә тиешләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100