news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәнең бер бистәсендә "Авыл көне"ндә коймак һәм бал белән сыйладылар

Бәйрәмдә 85 яшьлек юбилейларын һәм "алтын туйлары"н үткәрүчеләрне котладылар.

Яңа Чишмәнең бер бистәсендә "Авыл көне"ндә коймак һәм бал белән сыйладылар
Лариса Федорова

(Яңа Чишмә, 26 август, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Лариса Федорова). Яңа Чишмә районының Черемухово бистәсендә "Авыл бәйрәме" үткәрелде. Коймак белән балдан авыз иттереп, “Туган як” җыры белән барысын да “Рябинушка” ансамбле сәламләде. Черемухово халкын район һәм Казан кунаклары котлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл халкына һәм аларның кунакларына карата котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцына чыгыш ясады, ул сүздә генә түгел, ә асылда кече ватаннарына мәхәббәт күрсәтүче авылдашларына рәхмәт белдерде.

Якташларының һәм күршеләренең алкышлары астында сәхнә түренә 25 ел авыл халкының сәламәтлеге сагында торучы ФАП фельдшеры Наталья Белоглазова, "21 гасыр лидеры" исемен алган педагог Максим Сальцын, алдынгы механизатор Сергей Горбунов, иң яхшы сыер савучы Нина Лапшина, шулай ук бер сыердан иң күп сөт саткан Михаил Зубов, Павел Ерофеев һәм Василий Беспаловлар күтәрелде. Барысына да Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Матур ишегалды" номинациясендә Татьяна Ерофеева, Ирина Доронина һәм Зинаида Москотинага бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары бирелде. Спортка мәхәббәт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганы өчен өченче буын кешеләре Любовь Беспалова, Антонина Шкурихина, Федор Горн, Иван Шабановлар билгеләп үтелде.

Шулай ук бу бәйрәм көнендә бөтен авыл белән 14 юбилярны котладылар. Алар арасында быел 85 яшьлекләрен билгеләп үтүче Мария Федоровна Наумова һәм Валентина Александровна Малолеткова да бар.

Александр һәм Мария Отавиннарны “Алтын туй”лары белән, шулай ук быел гына гаилә корган Алексей һәм Алсу Труновлар гаиләсен котладылар.Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100