news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәнең балалар бакчасы территориясендә автошәһәрчек төзелә

"Автошәһәрчек" уку полигоны өчен мәйданчык 1,2 млн сумга төзекләндерелгән.

Яңа Чишмәнең балалар бакчасы территориясендә автошәһәрчек төзелә

(Яңа Чишмә, 12 август, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы территориясендә автошәһәрчек төзелеше тулы куәтенә бара.

Хәзерге вакытта 1, 2 млн сум күләмендә муниципаль юл фонды акчасына "Автошәһәрчек" уку полигоны өчен мәйданчык төзекләндерелде, анда участокны планировкалау, вак таш салу, асфальтлау һәм поребриклар урнаштыру эшләре кертелде. 

"Ландыш" балалар бакчасы коллективы яшел зоналарны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Әлеге төзелешне тикшерүче Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе комиссиясе район җитәкчелегенең әлеге балалар полигонын булдыру буенча фикерләрен югары бәяләде һәм аны укыту җиһазлары белән тәэмин итүне гарантияләде.

"Төзелеп килүче автошәһәрчек безнең районның мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге мәктәп балаларына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль ресурс үзәге булачак", - дип сөйләде "Ландыш" балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина.

Әлеге мәйданчыкта төрле яшьтәге балаларга, кече яшьтән үк, юл хәрәкәте кагыйдәләренә төшенеп, велосипедларда, самокатларда, электромобильләрдә һәм веломобильләрдә йөрү мөмкин булачак, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100