news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә Картлар йортында айга ике мәртәбә мәдәни чаралар үткәрелә

Өлкән һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ялын оештырырга районның музей, китапханә, предприятиеләр коллективлары ярдәм итә.

(Яңа Чишмә, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Яңа Чишмәдәге Картлар йортында район үзәгенең мәдәният хезмәткәрләре айга ике мәртәбә мәдәни чаралар үткәрәләр, дип яза "Яңа Чишмә хәбәрләре".

"Өлкән һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ялын оештыру аларның үз-үзләрен ничек хис итүенә һәм кәефләренә нык тәэсир итә. Буш вакытларын (ә ул аларның күп) актив үткәрү аларга яшьләрен, авыруларын, авыр уйларын онытып торырга ярдәм итә", - ди Картлар йорты хезмәткәре Гүзәл Мостафина.

"Һәрдаим мәдәни чаралар оештыручы музей, китапханә, райондагы предприятие коллективларына без бик рәхмәтле", - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot