news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә интернат-йортында "Россиядә Бөтендөнья кул юу көне"н билгеләп үттеләр

Чиста куллар сезне эчәк инфекциясе, гепатит А, паразитоз һәм башка бик күп авырулардан коткарачак.

(Яңа Чишмә, 19 октябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә интернат-йортында "Россиядә Бөтендөнья кул юу көне"нең килеп чыгу сәбәпләре һәм ни өчен кул юарга кирәклеге турында сөйләделәр. Бу турыда район газетасы яза.

 Шәфкать туташы О. А. Шилова "пычрак куллар авырулары", "кулларны ничек дөрес юарга" темасына карата листовкалар һәм презентация әзерләгән. Бәдрәфтән соң, урамнан кергәч, хайваннар белән аралашканнан соң, кулларны ашар алдыннан юарга кирәк – моны барысы да белә. Әмма моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген белү бик мөһим. Чиста куллар сезне эчәк инфекциясе, гепатит А, паразитоз һәм башка бик күп авырулардан коткарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100