news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәдә үзара салым буенча референдумда унбер меңнән артык кеше катнашуы көтелә

Тавыш бирүләр муниципаль берәмлекләрдәге 27 сайлау участогында уза.

(Яңа Чишмә, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Бүген Яңа Чишмә районында үзара салым буенча референдум уза. Референдумда  катнашырга тиешлеләр исемлегендә 11229 кеше теркәлгән. Бу хакта "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы хәбәр итә. 
 
Яңа Чишмә районы территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, үзара салым буенча референдумда сайлаулар  иртәнге җидедә дә башланды.Тавыш бирүләр муниципаль берәмлекләрдәге 27 сайлау участогында уза. 
 
Барлык 27 сайлау участоклары да вакытында эшли башлаган. Тавыш бирүләр бөтен җирлекләрдә дә актив бара. Беренче тавыш бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot