Яңа Чишмәдә юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлеше тикшерелде
Район прокуратурасы пассажирлар өчен борчыла
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районы прокуратурасы пассажирлар ташыганда юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында шулар ачыкланды: район үзәгендә җәмәгать транспортында пассажирлар ташуда Ленин-Совет-Май урамнары, Май-Урама-Ленин-Завод-Чернышевский урамнары маршрутында тиешле шартлар тудырылмаган. Аерым алганда, пассажирларны утырту мәйданчыклары һәм павильоннар юк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Ивановка карата югарыда аталган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарды, дип белдерә район прокуроры ярдәмчесе Руслан Галимов “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасына.