news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәдә җәяүлеләр өчен күпер төзелде

Күпер Студенец елгасының Шушмага кушылган җирендә урнаштырылды.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Яңа Чишмәдә җәяүлеләр өчен күпер төзелде. Бу хакта "Яңа Чишмә хәбәрләре" яза.

Студенец елгасының Шушма елгасына кушылган җирендә, Яңа Чишмә картлары сүзенә караганда, һәрвакыт җәяүлеләр өчен басма булган. Күпләр өчен ул аның аша “үзәккә“ эләгү өчен иң кыска юл саналган.

Хәзер бу юл төп юлдан үтеп йөрүчеләр күзенә чалынмый да, бу юлның барлыгын белүчеләр дә күп түгел.

Тар гына, бормалы, канау аша үтүче, тирә-юнен кычыткан баскан, Шушма буйлап Студенецка илтүче сукмак һәм иске басма әле дә авылның җәяү йөрүчеләре өчен кирәк. Узган атнада биредә зур үзгәрешләр булды: участок чүп үләннәреннән арындырылды, сукмакны туры һәм киң иттеләр, ә иске басма бүтән җиргә күчерелеп, болын сулары җыела торган канау аша салынды.

Искесе урынына яңасы салынды: үзе матур, үтәргә дә җайлы. Безнең карашка, башкарылган эшкә тел-теш тидерерлек түгел. Иң мөһиме, Яңа Чишмә АҖ башлыгы Алексей Иванов әйткәнчә, барлык вак-төяк эшләр башкарылып беткәч (ә ул бу атнада булачак), күпергә яктырткыч куелачак. Бу эшләр Яңа Чишмә кешеләре үтенече буенча башкарыла, ул үзара салым акчасына финанслана. Барлык эшләрнең башлангыч кыйммәте – 108 мең сум тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100